Ул анда берничә мөһим мәсьәләгә тукталды.
БМО Генераль ассамблеясенең 75нче сессиясендә Владимир Путин коронавирустан вакцинаны бөтен дөньяда куллануны тәэмин итүнең мөһимлегенә тукталды. Дәүләтләр Covid-19 пандемиясе һәм башка проблемалар белән бердәм көрәшергә һәм БМО Уставында теркәлгән халыкара хокук принципларына таянырга тиеш. Бары тик үзара ярдәм итешеп, дөнья җәмәгатьчелеге хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы тормыш тәэмин итә ала.
«Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм барлык дәүләтләр һәм халыкара структуралар белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу ышанычлы, имин һәм нәтиҗәле икәнлеген раслаган Русия вакцинасын башка илләргә таратуга да кагыла», — дип белдерде Русия Президенты.
Ул, шулай ук, барлык әйдәп баручы космос державаларына җиһан милитаризациясен тыю тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. БМО Генераль ассамблеясенең 75нче сессиясендә чыгышында ул шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
«Русия барлык әйдәп баручы космик державалар катнашлыгында юридик мәҗбүри килешү төзү башлангычы белән чыга, ул галәмдә корал урнаштыруны тыюны күздә тота», — дип белдерде ул.
Фото: "Кремлин.ру"