+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 сентябрь 2020, 07:10

Кыргызстан гражданнарын туган якларына озата башладылар

Башкортстанда 10 көннән артык Казахстан аша транзит коридор ачылуны көтеп уздырган Кыргызстанның 1700 гражданы бүген туган илләренә озатыла.

Башкортстанда 10 көннән артык Казахстан аша транзит коридор ачылуны көтеп уздырган Кыргызстанның 1700 гражданы бүген туган илләренә озатыла.
Ырынбур өлкәсендә һәм Башкортстанда тупланган кыргыз гражданнары күп булу сәбәпле, Русия-Казахстан чиген узу һәм аларны чыгару ике этапта бүген һәм иртәгә оештырылачак.
Куергазы районында автобусларны җибәрү иртә белән башланды. Муниципалитет хакимияте башлыгы Юлай Ильясов сүзләренә караганда, бу процесс оешкан төстә бара, колоннаны юл-патруль хезмәте машиналары озата барачак.
Кыргызстан гражданнары республика җитәкчелегенә, Куергазы районы хакимтятенә һәм халкына авыр минутларда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, Кыргызстан гражданнарын озату өчен транзит коридор иртәнге 6дан бирле оештырылган. Республика Казахстан белән чиккә вакытлыча урнаштыру пунктларыннан күченүне оештыру өчен өстәмә 9 автобус бирде.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас