Эшләрне 9 октябрьгә тәмамлау бурычы куелган. Уфада Комсомол урамыннан Октябрь проспектына кадәрге участокта Һалле шәһәре урамына капиталь ремонт дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләрен башкару чорында юл өслеген алыштыру гына түгел, яңгыр канализациясен дә, коммуникацияләрне, шул исәптән КЛ-6 кВ коммуникацияләрне, су белән тәэмин итү, җылылык челтәрләрен дә яңарту планлаштырыла. Шулай ук участокта тышкы яктырту яңартылачак, яңа периль киртәләр һәм юл билгеләре барлыкка киләчәк. Аерым алганда, бүгенге көндә су белән тәэмин итү һәм су бүлү челтәрләрен яңарту тулысынча үтәлгән. Хәзерге вакытта юлчылар яңгыр канализациясен урнаштыруны дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, 9 октябрьгә кадәр урам-юл челтәренең югарыда күрсәтелгән участогы ябык булачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге участок «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты объектлары исемлегенә керә. Эшләрне тәмамлау срогы - 2021 елның 15 октябре. Әмма подрядчы оешма төп эшләрне быел тәмамларга ниятли. 2021 елда җылыту сезоны тәмамланганнан соң, җылылык трассасын үзгәртеп кору эшләре планлаштырылган. Капиталь ремонт кысаларында барлык агачлар да сакланачак һәм юлның әлеге участогы алты полосага кадәр киңәйтеләчәк. Фото: Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты сайтыннан.