+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 12:50

Балтач күркәмләнә, ямьләнә!

Махсус игълан ителгән ел чикләрендә районда зур эшләр башкарылды һәм алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Махсус игълан ителгән ел чикләрендә районда зур эшләр башкарылды һәм алар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән “Эстетика елы” кысаларында Балтач районында юлларны төзекләндерү, гаилә белән ял итү урыннарын булдыру, яктылык челтәрләрен яңарту буенча һәм башка төр бихисап эшләр башкарыла. Һәр авыл биләмәсендә урындагы халык, оешма-предприятие хезмәткәрләре “Чисталык көне”, “Яшел Башкортстан” акцияләре кысаларында үткән өмәләрдә актив катнаша.

Балалар да, өлкәннәр дә сөенде

Сентябрьнең ямьле көнендә балтачлылар өчен шатлыклы вакыйга булды – район үзәгендә “Гаилә паркы” ачылды. Биредә районның Марат Хәйруллин җитәкчелегендәге “Агропродукт” җәмгыяте төзелеш оешмасы тарафыннан иртә яздан кызу эш кайнады. Төзүчеләр Рәдиф Садыйков, Алмаз Гәрәев, Галим­җан Шәйхетдинов, Анатолий Шәймөхәммәтов, Айрат Гәрәев объектны вакытында тапшыру өчен барлык тырышлыкларын салды. Шунысы сөенечле: паркны яшелләндерү өмәләренә авыл халкы да бердәм кушылды.
Аны төзүгә федераль бюджеттан 7 миллион сумнан артык акча тотынылган. “Уңайлы шәhәр мохите” программасы кысаларында барлыкка килгән паркта махсус резина өслекле балалар һәм спорт мәйдан­чык­лары, тренажерлар, уңайлы эскәмияләр, видео-күзәтү, яктырту системасы куелган, тротуарлар җәелгән, яшелләндерү эшләре башкарылган. Парк декоратив койма белән уратып алынган.
Район хакимияте башлыгының төзелеш, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, “Гаилә паркы” Иске Балтач авылының нәкъ үзәгендә, шул ук вакытта машиналар юлыннан читтә, тыныч урында урнашкан, янәшәдә генә мәчет.
“Паркның исеме җисеменә туры килеп тора. Ул, чыннан да, гаилә белән күңелле, имин ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бер дигән урын. Мондый объектлар авылның эстетик йөзен билгели, заманча төс бирә”, — ди Шамил Мөккамил улы.

Дуслаштыра торган аллея

Районның 90 еллыгы алдыннан сафка кертелгән “Дуслык” аллеясе турында балтачлылар шулай ди. Иске Балтач – Иске Яхшый авылларын тоташтыручы бу аллея Совет урамы буйлап бер чакрым чамасы озынлыкка сузылган. Ул “Заманча уңайлы шәһәр мохите” федераль программасын тормыш­ка ашыру кысаларында эшләнде.
“Дуслык” аллеясе ике этапта төзелде. Беренче этабы узган елда асфальт тротуар салудан башланса, агымдагы елда ике урында резина катлам түшәлгән балалар уен мәйданчыклары, бер урында спорт мәйданчыгы, 20 эскәмия, аларга беркетелгән урналар, 30 берәмлек яктырту корылмасы, су агызып җибәрү өчен 14 урында торбалар урнаштырылды. Аллея төзелгән көннәрдә оешмалар хезмәткәрләре тырышлыгы белән 250 төп миләш һәм нарат үсен­теләре утыртылды. Ике урында декоратив аркалар кую, уйсулыктан үткән бер урында басма-күпер салу да аллеягә ямь биреп тора.
Транспорт агымы көчле булган Совет урамында хәзер җәяүлеләрнең үз сукмагы бар, алар аллея буйлап тыныч күңел белән йөри, туктап ял итә ала. Ә аның уен, спорт мәйданчыклары балаларның шат авазларыннан гөрләп тора.

Төзек юллар авылны ямьли

Эстетика елында районда юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарыла. Алты авылны үз эченә алган Тучыбай авыл биләмәсендә дә бу җәһәттән күзгә күренеп торган эшләр бар. Быел Каргалы авылының Фрунзе, шулай ук Үзәк урамының беркадәр өлешенә ком-таш түшәлгән, бер урынга торба салынган. “Агропродукт” җәмгыяте Югары Кансөяр авылының Мәктәп урамында 450 метр араны ком-таш түшәп, торба салып, ныгыткан.
Узган елда “Башкиравтодор” җәмгыяте уңганнары Тучыбай авылындагы Колхоз урамының 880 метрына урындагы карьердан ком түшәгән. Авыл урамнарын төзекләндерү агымдагы елда да дәвам итә. Колхоз урамының 1,7 километр озынлыктагы юлы, Иске Каргалы авылына чыга торган өлешне дә кертеп, күтәртелгән, ком-таш түшәлгән, биредә унике торба салынган. Бу эшне районның Вил Шәфыйков җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Ремстройсервис” җәмгыяте эшчәннәре башкарган.
— Соңгы тапкыр биредә юллар 80нче елларда төзекләндерелгән. Шуңа да бу инде күптән көн кадагына суккан мәсьәлә иде. Иң элек Иске Янбай авылы карьерыннан чокырлы, сазлык урыннарга 75 “КамАЗ” ак таш китерелде, соңыннан ком-ташны үзе­безнең карьердан алдык. Җәмгыять хезмәткәр­ләре юл төзү өлкәсендә 32 ел хезмәт салучы мастер Рифат Хафизов җитәкчелегендә эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыкты. Төзек юллар һәр авылның бизәге ул. Аларның торышын яхшыртуга алдагы елларда да зур игътибар бүленәчәк, — ди авыл биләмәсе башлыгы Җәлил Гафуров.
Кыскасы, авылда яшәүчеләрнең үзәгенә үткән проблема — урамнарның язлы-көзле йөри алмаслык хәлгә килүе, ниһаять, хәл ителгән. Шунысы аеруча сөендерә: хәзер Тучыбайда балалар мәктәпкә тигез, шома юлдан атлый.
Җәлил Фидаил улы билгеләвенчә, соңгы елларда авыл биләмәсендә максатлы программалар яр­дәмендә бик күп эшләр башкарылган: 9 зират төзек­ләндерелгән, чишмәләр тәртипкә китерелгән, 108 яктырткыч куелган.

Йорт аллары ялт итеп тора!

Балтач районында 41 подъезды булган 20 йорт исәпләнә. Узган елда “Подъездларны комплекслы ремонтлау” республика программасына кушылып, район үзәгендә 2 подъезд ремонтланган. Агымдагы елда исә Комсомол урамының 19нчы йортында яшәүчеләр шатлыклы мизгелләр кичерде. Әлеге йортның ике подъездында төзекләндерү эшләре башкарылган, кыска гына вакыт эчендә алар танымаслык булып үзгәргән. Биредә барысы да йортта яшәүчеләр белән сөйләшеп, аларның ихтыяҗына туры китереп башкарылган.
Иске Балтачның Тау урамындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр исә шушы көннәрдә “Күршеләр көне” дигән бәйрәмгә җыелды. Сәбәбе бик тә сөенечле – әлеге йорт алды “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында төзекләндерелде. Бу — Иске Балтач авылында яңартылган икенче йорт алды. Хәзер биредә балалар өчен заманча уен мәйданчыгы, өлкәннәргә уңайлы ял итү зонасы булдырылды, яктырткычлар, тротуарлар, чүп контейнерлары өчен мәйданчык, машина кую урыннары бар. Барысы да кешеләр уңайлы шартларда яшәсен өчен эшләнгән.
Кыскасы, төзекләнә, матурлана Балтач. Иң мөһиме — күркәм нәтиҗәләргә бердәм хезмәт, тырышлык, туган якка мәхәббәт белән ирешелә.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Читайте нас