+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 12:53

"Банк безгә рәхмәт әйтергә тиеш әле!"

Банктан 25 миллион сум урлап тотылган Луиза Хәйруллинаның ире Марат судта көлеп-шаярып чыгыш ясаган.

Банктан 25 миллион сум урлап тотылган Луиза Хәйруллинаның ире Марат судта көлеп-шаярып чыгыш ясаган.

23 сентябрьдә бу эш буенча соңгы суд утырышларының берсе булды. Анда Луиза гаебен тулысынчы таныды. Үзенең ике баласы булуы, моңа кадәр закон алдында гаебе булмавын искә алып, үзенә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү җәзасын сорады. Адвокат аның әнисе вафат булуын телгә алгач, ул елап җибәрде.

Хатын иренең, аңа әхлакый һәм физиктан яктан басым ясап, акча урларга мәҗбүр итүе турында әйтте. Телефон аша комарлы уеннар белән мавыккан ир аңа кара пакетта төшке аш китергән, ә хатын шунда акча төяп чыгара торган булган. Марат, уенда откач, ул акчаны кайтарырга вәгъдә иткән. Ревизия булырын белгәч, хатын, соңгы 1 миллион сумны урлап, балаларын алып, гаилә качып китә. Марат ул миллионны да уенда оттыра.

Журналистлар аннан урланган акчаларның кайдалыгын белергә теләп сорау биргәч, ир көлеп җибәрә.

- Сез суд утырышын тыңладыгызмы? - ди ул. - Чираттагысын да тыңлагыз да барысын да үзегез белерсез.

Гомумән, ирнең үзен судка түгел, ә чәйгә килгәндәге кебек тотуы күпләре аптырашта калдырган.

- Безгә шундый җәза таләп итәләр, әйтерсең лә без кеше үтергән. Гомумән, банк безгә рәхмәт әйтергә тиеш әле, ул хәзер эшчәнлектәге бөтен җитешсезлекләрне искә алачак, - ди Марат Хәйруллин.

Бу абсурд сүзләр яңгырагач, залдагылар да көлми түзә алмый. Тик Луиза гына ирен беренче тапкыр күргән кебек караш ташлый, ниһаять, ул аның чын йөзен күргәндер, бәлки...

Фото: Луиза / My.mail.ru, Марат / My.mail.ru


Читайте нас