+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 06:56

“Чүп-чар реформасы”: нинди яңалыклар бар?

Башкортстан юлдаш телевидениесенең туры эфирында үткән брифингта каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсе экспертлары Башкортстанда “Чүп-чар реформасы”ның барышы турындагы иң мөһим сорауларга җавап бирделәр. Әлеге сөйләшүдән аерым өземтәләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Башкортстан юлдаш телевидениесенең туры эфирында үткән брифингта каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсе экспертлары Башкортстанда “Чүп-чар реформасы”ның барышы турындагы иң мөһим сорауларга җавап бирделәр. Әлеге сөйләшүдән аерым өземтәләрне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Кем шөгыльләнә?

2019 елның 1 гыйнварыннан, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформа башланганнан соң, республикада чүп җыю, чыгару һәм үтилләштерү белән дүрт төбәк операторы шөгыльләнә башлады:
Уфа һәм якын-тирә районнар – “Спецавтохозяйство” муниципаль унитар предприятиесе эшчәнлеге зонасы;
Башкортстанның төньяк зонасында — “Дюртюлимелиоводстрой” төбәк операторы,
көньяк районнарда — “Экосити”;
көнбатыш зонасында — “Экология” җаваплы.
Башкортстан алар арасында биш территориаль зонага бүленгән. Башта һәр зонаның үз тарифы расланды. Әмма чүп чыгару системасы бөтен җирдә дә оештырылмавын һәм моның өчен кирәкле инфраструктура булмавын исәпкә алып, башлангыч чорда халык өчен бердәм түләү билгеләнде.

Моңа кадәр күпме түләдек?

“Чүп-чар реформасы”на кадәр чүп чыгарылган торак пунктларда түләү бер кешегә 70 сум тәшкил иткән. Чүпне 2019 елның гыйнварыннан соң гына чыгара башлаган урыннарда – бер кешегә 35 сум. Әлеге тарифлар — Русия Федера­циясендә иң түбәне иде. 21 сен­тябрьдә Башкортстан Хөкүмәте түләүләрнең артуы турында хәбәр итте.

Хәзер күпме түләячәкбез?

1 сентябрьдән бер кешегә 70 сум түләгән торак пунктларда яшәүчеләр өчен түләү 5 сумга арткан һәм аена 75 сум тәшкил итәчәк.
Аена 35 сум түләгән торак пункт­ларда яшәүчеләр өчен түләү күләме 20 сумга артты һәм бер кешегә 55 сум тәшкил итәчәк.
Квитанцияләр кайчан киләчәк?
Арткан суммалы квитанцияләр халыкка сентябрь ахырында ук киләчәк. Каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүләр 2021 елның 1 июленә кадәр шундый булып калачак, әлегә республиканың барлык торак пунктларыннан көн саен 100 процент чүп чыгару җайга салынмаган.

Тагын арттырылырмы?

Акрынлап республикада чүп чыгарган өчен түләү биш зона өчен Башкортстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләгән күләм­нәргә кадәр арттырылачак. Әмма бу вакытка республиканың барлык торак пунктларыннан көн саен чүп чыгару, шулай ук калдыкларны аерым җыю оештырылырга тиеш.
Коммуналь хезмәтнең бәясе ике параметрга бәйле: чүп җыю нормативына һәм төбәк операторы билгеләгән 1 килограмм чүп чыгаруга тарифка. Соңгы исәпләүләр буенча, күпфатирлы йортта яшәүче бер кеше — елына 2,6 кубометр, шәхси йортта яшәүчеләр 3,7 кубометр чүп-чар түгә. Төбәк операторы тарифына каты коммуналь калдыкларны җыю, транспортлау, эшкәртү, үтилләш­терү, зарарсызландыру, урнаштыру, сортларга аеру чыгымнары керә.

Ни өчен нәкъ менә хәзер артты?

Хакимиятләр җыемнар арту белән төбәк операторларының инвестицион активлыгы артыр дип өметләнә, һәм компанияләр төбәк­ләрдә чүп-чарны сортларга аеру комплекслары, эшкәртү һәм күмү объектлары төзүгә кере­шәчәкләр.

Реформа вакытында нәрсә үзгәрде?

Ел ярым эчендә Башкортстанда һәр торак пункттан чүп-чар чыгаруны оештыруга ирештеләр. Төбәктә 19 мең контейнер мәйданчыгы урнаштырылды, 50 меңнән артык яңа контейнер сатып алынды. 700дән артык санк­цияләнмәгән чүплек бетерелде. Шулай ук, махсус мониторинг системасы кертелде, ул көн саен теге яки бу территориядә чүп чыгаруны терки.

Алда нинди бурычлар тора?

“Чүп-чар реформасы”ның төп максаты — халык барлыкка китергән барлык калдыклардан мөмкин кадәр күбрәк файдалы фракцияләр — эшкәртүгә җибәрелергә мөмкин бул­ган нәрсәләрне алырга. Күмелергә тиешле калдыкларның күләме минимальләш­терелергә тиеш. Хә­зер­гә Башкортстанда чүп эшкәртү заводлары юк.
Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы мәгълүмат­ларына караганда, 2024 елга кадәр республикада каты коммуналь калдыкларны эшкәртү буенча 16 комплекс һәм каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү буенча өч объект төзү планлаштырылган. Шулай ук 2 500 чүплек бетерелергә тиеш.

Аерым җыю ничек бара?

Хәзерге вакытта республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча 14 комплекс эшли. Анда 50гә якын төр фракция алына: төрле пластик, полиэтилен, кәгазь, пыяла, алюминий, металл, текстиль һәм башкалар. Сату базарында икенчел чималдан пластик, катыргы һәм пыяла кебек калдыклар гына үтемле.
Башкортстанда чүп-чарны аерым җыю бар, әмма, кызганычка каршы, ул сирәк-ара гына. Каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю буенча лидер булып Октябрьский шәһәре тора. Уфада контейнерлар урнаштыру буенча программа тормышка ашырыла, анда халык пыяла, пластик, кәгазьне аерым ташлый ала.

Сорау – җавап

— Ни өчен кайбер авылларда чүп чыгарган өчен — 35, ә кайдадыр 70 сум түләгәннәр?
— Сумма 2019 елның 1 гыйнварына кадәр чүп-чар чыгарылуга яисә чыгарылмауга карап билгеләнгән. “Чүп-чар реформасы”на кадәр чүп чыгарылган урыннарда түләү бер кешегә 70 сум тәшкил иткән, 2020 елның 1 сентябреннән — 75 сум. 2019 елның гыйнварыннан соң гына чүп чыгарыла башлаган урыннарда – 35, хәзер бер кешегә 55 сум.
— Берничә фатиры булган ке­шеләргә нишләргә?
— Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә түләү күләме торак урынында даими һәм вакытлыча яшәүче кеше саныннан чыгып исәпләнә. Ә даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнар булмаганда, әлеге хезмәт торак милек­челәре саныннан чыгып билгеләнә. Димәк, гражданның берничә күчемсез милек объекты булганда квитан­цияләр һәр бина буенча исәпләнәчәк. Сез биредә теркәлгән һәр гаилә әгъзасы өчен һәм шулай ук, милекче буларак, һәр торак объектыгыз өчен түләргә тиеш.
— Әгәр мин Уфада теркәл­гәнмен, җәен авылда үз йортымда яшим икән, нигә монда да, анда да счетлар килә?
— Кешенең берничә күчемсез милек объекты булганда, кви­тан­цияләр һәр бина буенча җибә­реләчәк. Димәк, сез прописка урыны буенча гына түләргә тиеш түгел, шулай ук авылдагы йорт хуҗасы буларак та түләргә тиеш.
— Чүпне чыгармасалар, кая мөрәҗәгать итәргә?
— Әгәр милекче күпфатирлы йортта яши икән, аңа идарәче оешмага, шәхси торак йортта булса, төбәк операторының бердәм номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Әгәр түләү дөрес исәплән­мәгән булса, ничек исәпләтергә?
— Түләү документында яшәүче­ләрнең гамәлдәге саны белән күр­сәтелгән мәгълүмат туры кил­мәгән очракта, түләүне яңадан исәпләү өчен төбәк операторына мөрәҗә­гать итәргә кирәк. Оператор, мөрәҗәгатькә расланган документларны кушып, яңадан исәп-хисап үткәрергә бурычлы.
— Әгәр мәрхүм гаилә әгъзасы өчен счет килсә, нишләргә?
— Мондый очракларда төбәк операторына үлем турында таныклык бирергә һәм яңадан исәп-хисап ясау кирәклеге турында гариза язарга кирәк.


Сәхифәне Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.
Читайте нас