+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 17:25

Иртәгә «Уфа крепосте» ярминкә-фестивале узачак.

Иртәгә, 26 сентябрьдә, Салават Юлаев мәйданында Киров районының 85 еллыгына багышланган «Уфа крепосте» ярминкә-фестивале узачак.

Иртәгә, 26 сентябрьдә, Салават Юлаев мәйданында Киров районының 85 еллыгына багышланган «Уфа крепосте» ярминкә-фестивале узачак.

Масштаблы бәйрәм берьюлы берничә актив нокталарны берләштерәчәк.

Шулай итеп, 10.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы ярминкәсе матур концерт программасы белән башлана. Ул Зәки Вәлиди урамында Гафури скверыннан Аксаков урамына кадәр урнашачак. Ярминкәне үткәрү максатыннан 10.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр әлеге участокта хәрәкәт туктатылачак.

Көннең икенче яртысында Салават Юлаев мәйданында концерт программасы узачак. Шул ук вакытта Ватан паркында - спорт ярышлары, ә Агыйделнең яңа яр буенда – картинг буенча ярышлар һәм спортчыларның күрсәтмә чыгышлары узачак.

Бәйрәмнең тулырак программасы соңрак басылачак.

Фото: ufacity.info
Читайте нас