+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 сентябрь 2020, 19:45

Кыргызстан гражданнарын туган якларына озаттылар

Алар Башкортстанда 10 көннән артык чикләр ачылуны көтте.

Алар Башкортстанда 10 көннән артык чикләр ачылуны көтте.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 6 автобустан торган беренче колонна (296 кеше) сәгать 06.20дә Ырынбур өлкәсе чиген узган.

09.55 сәгатьтә 325 кыргызстанлы белән 6 автобустан торган икенче колонна озатылган. 15.20 сәгатьтә өченче колонна кузгалып киткән (423 кеше). Соңгы, дүртенче колонна (623 Кыргызстан кешесе) 11 автобуста 18.18 сәгатьтә җибәрелгән. Барлыгы 31 автобуста 1667 кыргыз туган якларына кайтып китте.

Алар барысы да - Мәскәү һәм Санкт-Петербургта эшләгән кешеләр, юллар ябылу сәбәпле туган якларына кайтып китә алмаганнар.

Коронавирус йогышы пандемиясе аркасында Казахстан чик буе постлары аша чыгуны чикләде. Үз чиратында, автобусларның транзит юлы узган Ырынбур, тупланган кыргыз гражданнары күп булу сәбәпле, аларның башка төбәкләрдән үз территориясенә керүен чикләгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Кыргызстан гражданнары өчен вакытлыча урнаштыру, кайнар ризык, медицина хезмәте күрсәтү пунктлары оештырылды.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас