+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2020, 16:20

Понтон сүтелгән. Ә халык елга аша ничек чыга?

17 сентябрьдән Бөре шәһәрендә понтон күперен сүтү эшләре бара.

17 сентябрьдән Бөре шәһәрендә понтон күперен сүтү эшләре бара.

Понтон күпер елга регистрында теркәлгән саен мәҗбүри тикшерү һәм ремонт үткәрү өчен җибәрелә. Уфа шәһәренең суднолар төзү заводы белән төзелгән контракт нигезендә, күпер елгага 2021 елның апреленнән дә иртәрәк кайтарылмаячак.

Халыкны Агыйдел елгасы аша чыгаруны оештыру мәсьәләсен хәл итү өчен «Волна» белән килешүгә ирешелгән һәм 24 сентябрьдә Бөрегә Краснокама районының Иске Янъегет авылыннан К-0309 йөк-пассажир судносы паромы килгән. Паром 70 кеше һәм 14 җиңел автомобиль сыйдырышлы.

Бүген Бөре районы халкы өчен бик кирәкле паром кичүе 11: 00 сәгатьтә башланды. Билгеләнгән вакытка ярда җиңел автомобильләр һәм пассажирлар шактый җыелган. Паром өчен причалны оештыруда урындагы эшкуарлар зур ярдәм күрсәткән.

Беренче көннәрдә паром хәрәкәте расписаниесен оптималь рәвештә уңайлы итеп төзү бәяләнәчәк. Ә әлегә ул тулы күләмдә йөриячәк.

Шулай ук паром кичүе хезмәтләренә түбәндәге тарифлар билгеләнгән:
- пассажирлар - 50 сум,
- пенсионерлар, 3нче группа инвалидларга - 30 сум,
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар, 1-2нче группа инвалидлар, 14 яшькә кадәрге балалар бушлай,
- автомобильләр - 150 сумнан башлап.

Янгын часте, ашыгыч ярдәм, хокук саклау органнары автомобильләрен тәүлек буе йөртәчәкләр.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас