Коры һәм җылы көзге көннәр быел Башкортстанга 24 сентябрьдән соң килде.
Уртача сроклы фаразларга караганда, мондый һава торышы безнең төбәктә октябрьнең икенче декадасына кадәр дәвам итәргә тиеш.
28 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр республиканың үзәк районнарында көндез + 16-9 градуска кадәр җылыначак, төнлә термометр баганасы +4тән дә түбәнрәк төшмәячәк. Якындагы ике атна кояшлы булачак, 6 октябрьдә Уфада яңгыр явып үтәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, секундына 4-8 метр тизлектә исә.
Башкортстанда һава торышы 10 октябрьдән бозыла башлаячак. Күктә болытлар куерачак, яңгыр явачак. Октябрьнең икенче яртысында көндез шактый салкын булачак, төнлә термометр баганасы нульдән түбән төшәргә мөмкин.
Фото: ptoday.ru