+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
28 сентябрь 2020, 15:50

Башкортстанда торак төзелеше ничек бара?

Башкортстанда торак йортларны файдалануга кертү буенча тотрыклы уңай динамика саклана. 2020 елның сигез аенда торак тапшыру 11,2 процентка арткан.

Башкортстанда торак йортларны файдалануга кертү буенча тотрыклы уңай динамика саклана. 2020 елның сигез аенда торак тапшыру 11,2 процентка арткан.
Шул ук вакытта Русия буенча уртача 2019 ел дәрәҗәсенә карата 5,5 процентка кимүе күзәтелә. Мондый мәгълүматларны республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә атналык оператив киңәшмәдә китерде.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерүнең барышы турында хәбәр итте.
2015-21 елларга авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасы кысаларында 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 187 торак йортны күчерү планлаштырыла, аларда 4 меңнән артык кеше яши. Аларның 3 меңе яңа торак алган инде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас