+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 сентябрь 2020, 06:55

“Чиргә каршы коралланырга кирәк!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров профилактика чараларын көчәйтү бурычы куйды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров профилактика чараларын көчәйтү бурычы куйды.

Агымдагы елның сигез ае мәгълүматлары буенча, республикада торак тапшыру, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 11,2 процентка арткан. Шул ук вакытта гомум ил буенча бу күрсәткеч 5,5 процентка кимегән. Кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, безнең төбәктә күрсәткечләрнең уңай булуы эпидемия чорында республика предприятиеләре эшчәнлеге тулысынча туктатылмавына бәйле.

Башкортстанда пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 9 меңгә якынлаша. 28 сентябрьгә COVID-19 белән зарарланган 8 708 кеше теркәлгән. Соңгы тәүлек эчендә 39 яңа очрак ачыкланган.
“Бу илдәге һәм дөньядагы гомум эпидемиологик хәл белән бәйле. ОРВИ, грипп һәм яңа коронавирус инфекциясе сезоны башланды”, — дип хәбәр итте киңәшмәдә сәла­мәтлек саклау министры Максим Забелин.
Дәваханәләрдә расланган коронавирус диагнозы белән 57 кеше дәвалана. Өч кешенең хәле авыр, икесе — реанимациядә. Барлыгы республикада — 8089, соңгы атнада 197 кеше сәламәтләнгән. Төбәк территориясендә 23 лаборатория 978 мең пациентны тикшергән.
“Йогышлы авырулар дәваханәсе “тулы” режимда эшли. Әмма тиешенчә эшләргә дә, чиргә каршы коралланырга да кирәк. Без битлек кию, кул юу, дистанцияне саклау турында пропаганданы көчәйтәчәкбез. Кешеләрдән моны үтенергә кирәк. Бүген “Башавтотранс” автобус­ларында да салонга пассажир­ларны шәхси саклану чараларыннан башка кертү очраклары билгеле”, — диде республика Башлыгы.
Шулай ук Радий Хәбиров 11 октябрьдә Республика көне бил­геләнүе һәм бер урында 50дән артык кеше җыелу тыелуы турында да искә төшерде. Төбәк җитәкчесе муниципалитет башлыкларына бу шартларда бәйрәмне ничек бил­геләп үтү турында уйларга киңәш итте.
28 сентябрьдә Башкортстан медикларының җыелма бригадасы Абхазиягә коронавирус инфек­циясенә каршы көрәштә урындагы белгечләргә ярдәм итү өчен юлланган. Максим Забелин сүзләренә караганда, бу республика Башлыгы һәм Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәсе буенча эшләнгән.
“Хезмәттәшләр урынга килеп җиткән, танышалар, инструктаж алалар. Командировка гадәттәгечә 21 көн дәвам итәчәк”, — диде министр. Элегрәк Башкортстан табиблары Кыргызстанда, Карачаево-Черкесиядә һәм Амур өлкәсендә командировкада булганнар иде. Радий Хәбиров ассызыклаганча, бу – “безнең сәламәтлек саклау тармагының көчле күрсәткече”.
Киңәшмәдә вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республикада “Минем гаиләм” проектының гамәлгә ашырылуы турында чыгыш ясады. Әлеге проект спиртлы эчемлекләр белән мавыккан ата-аналарны дәвалауны, тернәклән­дерүне, эшкә урнаштыруны күздә тота.
Билгеле булуынча, приютларга урнаштырылган ун баланың җиде­сенең әти-әнисе исән. Балалар аларның эчкечелек белән шөгыль­ләнүе сәбәпле гаилә­дән тартып алынган. Ел саен республикада
3 меңгә якын сабый шундый учреж­дениеләргә урнаштырыла.
Ун айда “Минем гаиләм” проекты 922 бала тәрбияләнгән 438 гаиләгә ярдәм иткән, 346 ата-ана эчкечелектән дәваланган, шуларның 79 проценты — аналар. Шушы чорда 610 бала гаиләләренә кире кайтарылган. 153 ата-ана рәсми рә­вештә эшкә урнаштырылган. Әл­бәттә, яңадан яман гадәтенә тотынучылар да бар. Ләкин программа үзенең нәтиҗәле булуын исбат итә алган.
Киңәшмәдә подъездларны ремонтлау программасы турында да сүз булды. 4000 подъезд ремонтланган, шуларның 47сендә җитешсезлекләр ачыкланган. “Бу күрсәткечне начар дип булмый”, — дип билгеләде республика Башлыгы.
Ул Уфа мэры Өлфәт Мостафинга шәһәрдәге юлларны ремонтлау темасы буенча мөрәҗәгать итеп, сити-менеджерга үзәк юлларны берьюлы япкан өчен урындагы халык алдында гафу үтенергә тәкъдим итте.
— Кешеләр, бер җирдән дә үтеп булмый, дип инде миңа зарлана башлады. Сез аларга аңлатыгыз, гафу үтенегез. Эшләрне вакытында тәмамлагыз, планлаштырганны тапшырырга тиешбез, — диде төбәк җитәкчесе.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас