+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Сентября 2020, 11:55

Зианчурада ихаталар матурлана

Республикада "Башкортстан ихаталары" проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

Республикада "Башкортстан ихаталары" проекты кысаларында бихисап эшләр башкарыла.

"Башкортстан ихаталары" комплекслы төзекләндерү проекты кысаларында Зианчура районының Исәнгол авылында Совет урамы 8нче, К. Маркс урамы 3нче йортлар территориясендә төзекләндерелгән ихата ачылды.
"Башкортстан ихаталары"ның төзекләндерү буенча төбәк программасы Зианчура районында икенче ел рәттән эшли. Узган ел ике ихата территориясе төзекләндерелгән, агымдагы елда программада 2 күпфатирлы йорт төзелгән бер ихата территориясе катнаша. Юлларны һәм тротуарларны асфальтлау, балалар мәйданчыгына йомшак түшәмә җәю буенча эшләр башкарылды, шулай ук кече архитектура формалары, яктырту һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Әлеге эшләргә барлыгы 5 420 441,6 сум күләмендә акча юнәлтелгән.
Тантаналы шартларда район хакимияте башлыгы Д. Юланов һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты А. Байчурин подрядчы оешма җитәкчесе Р. Халитовка башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде һәм купфатирлы йортларда яшәүчеләрне шушы шатлыклы вакыйга белән котлады. Уртак көч белән ихатада зәңгәр чыршы, каен һәм миләш үсентеләре утыртылды.
«Бүген республика җитәкчелеге тарафыннан гражданнарыбызга яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру бурычы куелды. Подъездларны ремонтлау һәм «Башкортстан ихаталары» проектлары нәкъ менә шуңа юнәлтелгән. Бер ел элек, әлеге программада катнашу турында фикер алышканда, күпләр моның тормышка ашачагына ышанмады, һәм без барыбыз да бер ел элек тузган корылмалары, гаражлар һәм базлары белән әлеге ихатаның торышын хәтерлибез. Барысы да үзегез һәм сезнең балалар өчен эшләнгән. Тудырылган шартларга сакчыл карашта булырсыз дип өметләнәбез», - дип билгеледе хакимият башлыгы Д. Юланов.

Фото: bashinform.ru


Читайте нас