БСТ телеканалының иртәнге “Сәләм” программасы хәзер күрсәтелмәячәкме?
БСТ телеканалының иртәнге “Сәләм” программасы хезмәткәрләре, коронавируска шикләнелү сәбәпле, үзизоляциягә китте. Эфирда программаның элекке чыгарылышларын вакытлыча кабатлыйлар.
“Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе генеральный директоры Рөстәм Зарафетдиновка сылтама белән “Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, программаның бер хезмәткәре пневмониягә шикләнелү сәбәпле һәм инфекция таралуга юл куймау максатыннан, “Сәләм”нең иҗади составын бер атнага изоляцияләү турында карар кабул ителгән.
“Берничә көн эфирда без программаның иң яхшы чыгарылышларын кабатлап күрсәтәчәкбез. Барлык хезмәткәрләр дә медицина тикшеренүе узганнан соң, без аларның һәм башка коллегаларның иминлегенә инанганнан соң, программа яңадан тергезеләчәк", - дигән холдинг директоры.
Фото:bashinform.ru