Алар җитешсезлекләр бетерелгәч кенә эш башлаячак.
Уфада ике сәүдә-сервис комплексы — Ленин районында “Красинский” һәм Совет районында “Купец” эшчәнлеге туктатылды. Аларның эшчәнлеге кисәтүләрне бетергәннән соң гына тергезеләчәк.
"Тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу — сатып алучылар арасында социаль дистанция үтәлмәве, хезмәткәрләр һәм сатып алучыларда битлекләр һәм перчаткалар булмавы, шулай ук базар павильоннарында дезинфекция чаралары юклыгы ачыкланды” , — дип хәбәр итә Башкортстанның Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Сәүдә объектларының эшчәнлеген республика шәһәрләрендә һәм районнарында дәүләт комитеты хезмәткәрләре күзәтә. Республика Башлыгының 18 мартта чыккан указы нигезендә, хакимият һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән берлектә алар көн саен “Югары әзерлек” режимы таләпләренә карата күзәтчелек үткәрә.
Тикшерүләр барлык сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү объектларында уза. Битлек режимы башланганнан алып 2 октябрьгә кадәр 52 285 оешмага карата тикшерүләр үткәрелгән, аларда 465 тәртип бозу очрагы ачыкланган.
Республикада битлек режимы 4 майдан эшли. Кибетләргә һәм сәүдә үзәкләренә килүчеләргә һәм сатучыларга социаль дистанцияне 1,5 метрдан да ким булмаган арада үтәргә, шулай ук шәхси саклану чараларын — битлек, перчаткалар һәм санитайзерлар кулланырга кирәк. Битлек режимын бозган өчен җитди штраф яный.
Физик берәмлекләргә – 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфа биләүче кешеләргә – 10 меңнән 50 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф, кабат бозган очракта - ябылу көтә.