Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа районына эш сәфәре барышында сәнәгать предприятиеләре, инфраструктура һәм социаль объектлар эше белән танышты.
Республика җитәкчесе Зубово авылында "Еврокара-плюс" җитештерү мәйданчыгында булды. Ул - Русиядә JAC Кытай корпорациясенең склад техникасы дистрибьютеры. Компания шулай ук БДБ илләренә һәм Көнбатыш Европага төягечләрнең төрле модельләрен озата.
Генеральный директоры Рушан Каюмов предприятиенең якындагы планнары турында сөйләде. 3 октябрьгә Уфа районында склад техникасы салоны төзелеше тәмамлана, ул Русиядә Бердәм бүлү үзәген булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Дилер үзәген модернизацияләүгә инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил итте. Склад технологияләрен яңарту 15 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Предприятие җитәкчелеге шулай ук якын-тирәне автотрасса юнәлешендә төзекләндерергә планлаштыра. Республика Башлыгы эшкуарга якын-тирә территорияне үз производствосын булдыру өчен куллану вариантларын карарга тәкъдим итте.
- Миңа проектның архитектурасы ошады. Бизнес шулай үсәргә тиеш тә: җитештерү белән беррәттән, тирә–юньне төзекләндерү мәсьәләләрен дә хәл итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Чесноковка авылында тагын бер склад комплексы төзелә - төбәкара товар-күпләп сату базары. «Панорама»ның әлеге объекты операторы - компания директоры Рөстәм Янбухтин М5 трассасында, транспорт складлардан чыкканда, Уфа ягына юл борылышы төзү кирәклеге турында сөйләде, чөнки якындагы борылыш Нагаево чишелешендә 9 километр ераклыкта урнашкан.
Башкортстан Башлыгы Башкортстанның Дәүләт транспорт комитеты рәисе Алан Марзаевка яңа юл чишелеше булдыру буенча тәкъдимнәрне җиткерергә кушты.
Вакытлар узу белән яңа логистик үзәк кече һәм урта бизнесның дистрибьютор, транспорт һәм башка компанияләр өчен логистика хезмәтләре һәм инфраструктурасына базар ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 1,8 миллиард сум тәшкил итәчәк. Потенциаль арендаторларның эш урыннарын исәпкә алып, 200дән артык яңа эш урыны булдырылачак.
Фото: glavarb.ru