+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 октябрь 2020, 10:30

Русиядә масштаблы экология тесты узды

Илнең уннарча төбәге, якынча 60 эре офлайн-мәйданчык һәм Яндекста меңләгән карау.

Илнең уннарча төбәге, якынча 60 эре офлайн-мәйданчык һәм Яндекста меңләгән карау.

Эфирда. «ЭкоТолка» да катнашучыларны танылган спикерлар: Николай Дроздовтан алып Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкинга кадәр.

Русия төбәкләрендә яшәүчеләр үзләренең Экология һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге белемнәрен тикшерде. Уникаль вакыйга – «ЭкоТолк» Бөтенрусия белем бирү акциясе икенче октябрьдә, Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе ярдәме белән үткәрелде. Үзәк мәйданчык ил тарихында беренче ботаника бакчасы - "Аптекарский огород", анда 120 катнашучы һәм "имтихан бирүчеләр" үзләре җыелды.

Тест сорауларын Русия табигатьтән файюалану һәм экология министры Дмитрий Кобылкин, «Чиста ил» ассоциациясенең башкаручы директоры Руслан Гобәйдуллин, танылган телевидение алып баручысы, МДУ профессоры Николай Дроздов, Дәүләт думасы депутаты һәм Бөтенрусия табигатьне саклау җәмгыятенең Мәскәү шәһәр оешмасы Президиумы әгъзасы Вячеслав Фетисов, Русия Иҗтимагый палатасының Экология һәм тирә-як мохит буенча комиссиясе башлыгы Елена Шаройкина укыдылар.

"Бу – масштаблы экология тесты үткәрү буенча безнең беренче уникаль тәҗрибәбез, - дип билгеләп үтте видеоэлемтә буенча катнашкан Русия табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин. – Бүген без, иң яшь русиялеләрдән башлап, илдә экологик культура формалаштыруга зур игътибар бирәбез. Министр шулай ук «ЭкоТолка» сорауларына Русия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының башка хезмәткәрләре белән бергә җавап бирергә вәгъдә итте.

Акциянең мөһимлеген Вячеслав Фетисов та ассызыклады, «яңадан тергезергә һәм табигатькә шанс бирергә вакыт җитте», - дип билгеләп үтте. «Росатом» дәүләт корпорациясеннән - «Экология» гомумдәүләт проекты операторы Андрей Лебедев аңлы җитештерү һәм куллану, иң алдынгы технологияләрне кертү мөһимлегенә басым ясады.

Николай Дроздов, МДУ профессоры һәм тәҗрибәле телетапшырулар алып баручысы буларак, юмор белән җавапларны укып чыкты. Һәм катнашучыларның һәркайсы "бишле" алачагына ышаныч белдерде.

Спикерларның сорауларына чара кунаклары гына җавап бирмәде. Онлайн режимда тестларга төбәкләрдәге мәйданчыклар да кушылды - барлыгы 60ка якын. Чараның трансляциясе Яндекска барды. Беренче сәгать эчендә катнашучылар саны 5,5 меңнән артып китте. 2020 елда җиңүчеләрнең исемнәре 16 октябрьдә Русия Милли проекты экология сайтында басылачак. «ЭкоТолк» бөтенрусия белем бирү акциясе ел саен үткәрелә.



Фото: iz.ru
Читайте нас