+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 октябрь 2020, 08:45

Республикада икенче ковид-госпиталь кайда төзеләчәк?

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Элегрәк ул бу хакта 3 октябрьдә Зубовода йогышлы авырулар үзәгендә булганнан соң әйткән иде, чөнки дәваханә шыгрым тулы һәм мөмкинлекләр чигендә эшли.



Шул ук вакытта Башкортстан Башлыгы яңа ковид-госпитальне Стәрлетамакта төзергә кирәк, дип фаразлый. Премьер-министр Андрей Назаров хәбәр иткәнчә, шәһәрдә ике мәйданчык каралган, һәм, әгәр карар кабул ителсә, эш башланачак.



Икенче йогышлы авырулар үзәге чираттан тыш проект булачак, ул башкаларны гамәлгә ашыру срокларын күчерү исәбенә төзеләчәк, дип аңлатты республика Башлыгы.



Уфаның йогышлы авырулар үзәге бюджетка 3,5 миллиард сумга төште һәм рекордлы срокларда төзелде. Стәрлетамакта яңа дәваханәне 15 декабрьгә файдалануга тапшырырга кирәк, диде Радий Хәбиров.



Фото: ufa.kp.ru
Читайте нас