Башкортстанда 320 меңнән артык кеше «Яшел Русия» Бөтенрусия экология өмәсендә катнашты.
Бөтенрусия экомарафонының бер өлеше булган «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында 155 меңнән артык агач утыртылды. 100 меңнән артык кеше катнашкан өмә барышында бөтен республика буенча 4 мең куб. метр чүп-чар җыелып чыгарылды.
Башкортстанның берьюлы берничә муниципалитетында Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларга, шулай ук Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар аллеяләре» барлыкка килде. Агач утыртуда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары, барлык төр гаскәрләрнең ветераннары, шулай ук «Юнармия» бөтенрусия хәрби-патриотик хәрәкәтендә һәм башка патриотик оешмалар әгъзалары катнашты. Мәсәлән, Кырмаскалы районының Шәйморат авылында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе хөрмәтенә 2 меңгә якын исемле агач пәйда булды.
Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр иткәнчә, 2020 елда урманнарны чыгару һәм яңадан торгызу балансы 101,5 процент тәшкил итәчәк, ягъни республикада урманнарны кисүгә караганда күбрәк утырталар.
– Бу бик мөһим һәм кирәкле акция, - ди бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров. – Барлык катнашучыларга да рәхмәт әйтәсем килә. Безгә инде яз турында уйларга, агачлар утыртуны дәвам итәргә кирәк. Мондый башлангычларны без һәрвакыт хуплыйбыз.
Фото: "Башинфрм"