+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 Октября 2020, 16:13

Гомерең бетмәсә...

Шундый куркыныч һәлакәттә исән калу мөмкинме?

Шундый куркыныч һәлакәттә исән калу мөмкинме?

Бу хәл Туймазы - Бакалы автоюлының 71нче чакрымында булган. Бу хакта тулырак Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.



Төмәнәк авылыннан ерак түгел "ВАЗ-2110" һәм «Лада Приора» автомобильләре бәрелешкән. Ике машина да зыян күргән. "Лада Приора" юлдан кюветка чыгып очкан. Шулай ук ул тагын бер машинага бәрелеп, анысы да юл кырыена килеп төшкән.



Авариядә өч кеше зыян күргән. Барысына да медицина ярдәме кирәк булган. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күрүчеләргә җимерелгән машиналардан чыгарга ярдәм иткән.



Фото: Башкорстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтыннан.


Читайте нас