Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.
Агымдагы атна ахырында җылы һава торышы көтелә. Ул бәйрәм көнендә дә сакланачак.
Көньяк киңлекләрдән җылы һава агымы килүе һава температурасын нормадан 4-5 градуска югарырак күтәрергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +6, көндез +18 градуска кадәр күтәреләчәк. Явым-төшем, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан булуы ихтимал.
Фото: i.mycdn.me/i?r