+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 октябрь 2020, 11:27

Бер гаиләдән, бер коллективтан – ике атказанган!

Республика көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бер төркем матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды.

Республика көне алдыннан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров бер төркем матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр тапшырды.

2020 елда Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясенә 18 эш тәкъдим ителгән иде. Шулар арасыннан дәрәҗәле премиягә «Молодежная газета"да басылган социаль әһәмияткә ия темаларга материаллар өчен гәзит хәбәрчесе Эмилия Завричко, «Йәшлек " гәзитендә басылган спорт тематикасына материаллар циклы өчен Нур Казырбаев, «Сугыш балалары сөйли» китабы өчен журналистика ветераны Зөһрә Котлыгилдина лаек булдылар.

Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр арасында "Республика Башкортостан” нәшрият йорты фотохәбәрчесе Рәиф Бадыйков, Аскын районының "Ышаныч" гәзите тәрҗемәчесе Светлана Сәлманова һәм тагын дистәләгән каләмдәш бар иде.

«Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре» исеменә лаек булучылар арасында “Кызыл таң” нәшриятыннан бер түгел, ике хезмәткәр булуы безнең өчен аерым горурлык һәм сөенеч.

«Кызыл таң" гәзитенең җаваплы секретаре Илдар Камил улы һәм баш мөхәррирнең «Тулпар» журналы буенча урынбасары Илдус Камил улы Фазлетдиновларга әлеге мактаулы исем вакытлы һәм лаеклы бирелде. Алар икесе дә республика журналистикасына гына түгел, гыйлем үсешенә зур өлеш керткән фән кандидатлары да. Мондый асыл уллар үстергән ата-ана белән беррәттән, хезмәт баскычларыннан күтәрелүләренә шаһит булган хезмәттәшләр дә горур бүген. Без аларга яңа иҗади биеклекләр, хезмәт чәме, тормыш яме телибез!

Фото: Динар КӘЛИМУЛЛИН.


Читайте нас