Коронавирус йоктыру очракларының саны тагын да арта барса, тулысынча үзизоляция режимын Мәскәүдә генә түгел, Русиянең барлык төбәкләрендә дә кертергә мөмкиннәр.
Яңа чикләүләр яздагысына караганда да катгыйрак булырга мөмкин. "Бөтен кешене дә ябачаклар. Хәтта шәһәрләр арасында да хәрәкәтне ябу планлаштырыла», — дигән чыганак.
Төбәкләр арасында хәрәкәтне ябу ихтималлыгы турында башка ике өлкәдәге әңгәмәдәшләр дә сөйли. Шул ук вакытта субъект эчендә тоталь карантин булмаячак, дип хәбәр итәләр Свердловск һәм Төмән өлкәләрендә.
Икенче инсайдер сүзләренә караганда, Мәскәү мэры Сергей Собянин мәктәп каникуллары тәмамланганда, 19 октябрьдән соң тоталь карантин турында карар кабул итәчәк.
«Беренче тапкыр булган кебек, барысын да бер мизгелдә ябып булмаганга, акрынлап эш итәргә мөмкинлек бар әле. Шулай итеп халыкны катгый чараларга алдан әзерләп, көчле канәгатьсезлек тудырмый калырга мөмкин», — диде әңгәмәдәш.
«Ведомости» хәбәр иткәнчә, Мәскәү хакимияте чикләүләрне катгыйландыру һәм пропускларны кире кайтару турында фикер алыша.