Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкарылган эшләргә бәя бирде. Биредә күпфункцияле иҗтимагый киңлек барлыкка килде.
Биредә стадион һәм Мәдәният сарае сакланган. Мәйданга берничә яктан кереп булсын өчен ике яңа керү урыны барлыкка килгән.
Биредә, шулай ук, күргәзмә павильоннары, нефтьне символлаштыручы фонтан, кафе яисә күргәзмә залы урнаштыру мөмкинлеге булган җылы павильон урнашкан. Скверда рекреация зонасы, спорт мәйданчыклары, шашка бакчасы һәм әлеге проект өчен махсус булдырылган уникаль уен комплексы булган балалар мәйданчыгы барлыкка килде.
Бөтен территориядә өстәмә яшелләндерү, утыру өчен урыннар, яктырту булдырылган. Яндагы скверларга Омск сортлы каштан һәм декоратив алмагачлар утыртылган.
"Мәйдан бик матур. Мин монда килүчеләрнең барысы да ләззәт алачак һәм вакытны күңелле үткәрер дип уйлыйм", — дип билгеләп үтте Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев.
Фото: "Башинформ"