+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2020, 15:55

Башкортстанда Болгариянең Почетлы консуллыгы ачылачак

Очрашуда ике төбәк арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелә.

Очрашуда ике төбәк арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре тикшерелә.
10 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Болгария Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Атанас Крыстин белән очрашты.
Дипломат республикага Уфада Болгариянең Русиядә беренче Почетлы консуллыгын ачуга әзерлек кысаларында килде. Аны "Башкортстан - Болгария халыклары дуслыгы" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ярослав Шредер җитәкләячәк.
- Безнең Башкортстанда Почетлы консуллык ачу - Русия-Болгария мөнәсәбәтләрен үстерү өчен яхшы стимул, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республиканы сезнең ил белән Иван Сергеевич Аксаковның шәхесе тыгыз бәйли, ул XIX гасырда Болгарияне азат итүгә зур өлеш керткән. Бүген гуманитар өлкәдә мөнәсәбәтләр актив үсә. Болар барысы да ике яклы элемтәләрне гадиләштерү өчен бик яхшы сәбәпләр. Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, 2020 елның җиде аенда Башкортстан белән Болгария арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,5 тапкыр арткан.
Радий Хәбиров Болгария вәкилләрен Башкортстанда 2021 елда узачак халыкара вакыйгаларда - Бөтендөнья фольклориадасында һәм умартачылык буенча «Апимондия» халыкара конгрессында актив катнашырга чакырды. Атанас Крыстин Башкортстан белән гуманитар элемтәләрне үстерү буенча планнар белдерде.
- Безнең университетлар югары мәктәпне тәмамлаучылар икеләтә дипломнар алсын өчен сезнең республика югары уку йортлары белән фәнни кооперацияне тирәнәйтергә әзер, - диде Илче. - Коронавирус белән хәл җайлануга, Болгария югары уку йортлары ректорлары Уфага килергә әзер. Болгариянең Русиядәге Илчесе шулай ук авыл хуҗалыгында һәм азык-төлек продукциясен эшкәртүдә уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуын белдерде. - Без сезнең инвесторларга актив ярдәм итүегезне ишеттек, - диде Атанас Крыстин. Шуңа күрә без Башкортстанны бизнес алып бару өчен бик кызыклы төбәк дип саныйбыз.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас