Синоптиклар алдагы көннәргә фаразларын җиткерде.
Бүген, 11 октябрьдә, Республика көнендә, явым-төшем көтелми. Һава температурасы +11дән +16 градуска кадәр күтәреләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан талгын.
Дүшәмбе, 12 октябрьдә, һава температурасы төнлә + 1, +6, урыны белән -5, көндез +13, +18. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк.
Сишәмбе, 13 октябрьдә, шулай ук, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +1, +6, урыны белән -5, көндез +13, +18 кадәр җылытачак.
Фото: rasfokus.ru