+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 октябрь 2020, 14:50

Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек безнең өчен бик мөһим!

Русия Президенты Владимир Путин Абу-Дабиның варис принцы Мөхәммәд Әл Нахайян белән телефон аша сөйләште, аның барышында яклар ковидтан Русиянең "Спутник V" вакцинасы буенча хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Яклар, Путинның 2019 елның октябрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә визиты барышында ирешелгән килешүләрне исәпкә алып, төрле өлкәләрдә Русия-Әмирлек стратегик партнерлыгын алга таба ныгытуга ике яклы тырышлыкларны расладылар.

"Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча, хәзерге вакытта Әмирлектә Русиянең клиник сынаулар үткәрелүче "Спутник V" вакцинасы буенча хезмәттәшлекне дә кертеп, уртак көчләрнең мөһимлеге билгеләнде", – диелә хәбәрдә.

Фото: https:radiosputnik.ria.ru

Читайте нас