Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзаларын куркыныч авыруга каршы көрәшкә чакырды.
Республика җитәкчесе дуслары һәм туганнарының инфекция белән авыруы турында белдерде.
"Беркемгә дә чирләргә киңәш итмим. Коллегалар, мин бу вакыт эчендә бик күп нәрсә күрдем. Бик якын иптәшләрем, туганнарым чирләде. Һәм һәркайсы әйтә: авырырга кирәкми, ди. Бик, бик авыр авыру. Ярый әле исән калды бу кешеләр. Әмма без бит чирнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген белмибез. Болар берсе дә шаярту түгел, чынлыкта, бик җитди ", - дип хәбәр итте Башкортстан Башлыгы.
«Мин сезгә гади халыкка кебек мөрәҗәгать итмим: сездә зур йөкләмәләр дә, республикада яшәүче миллионлаган кеше өчен җаваплылык та ята. Хөкүмәт эше гадәттән тыш хәл шартларында яшәвебез нәтиҗәсендә оештырылырга тиеш. Бездә формаль яктан югары әзерлек режимы бар, тик, асылда, бу - гадәттән тыш хәл режимы. Хөкүмәтне шуңа юнәлтегез дә.
Беренче акцент: бу нәкъ менә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш. Әгәр кешеләр авырса, кешеләр үлсә, безнең барлык инвестицияләр, ихаталар нигә кирәк? Шуңа күрә, коллегалар, шундый режимга аңлау белән күчәбез. Мин моңа тыныч карыйм, ләкин бу көрәш юлы кыска булмас кебек. Миңа әйтүе кыен, фаразламыйбыз да, ләкин озын юлга әзерләнегез ", - дип тәмамлады сүзен Радий Хәбиров.
Фото: gorobzor.ru