+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 октябрь 2020, 08:00

Республикага салкыннар килә...

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Синоптиклар алдагы көннәргә һава торышын фаразлады.

Бер ай диярлек коры һәм җылы торган һава торышын тиздән салкыннар һәм яңгырлар алыштырачак. Синоптиклар фаразлавынча, киләсе атна башында көннәр кискен суыта.

Дүшәмбе, 19 октябрьдә, көндез җылылык 3-6 градустан да артмаячак. Төнлә минус 3кә кадәр салкынайта.

21-22 октябрьдә секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә. Октябрьнең өченче декадасы дәвамында кыска вакытлы, пыскак яңгырлар явачак.

Һава торышының көндез плюс торуы октябрь азагына кадәр сакланачак. Ноябрь башыннан Башкортстанга салкыннар килүе көтелә.



Фото: gorod-plus.tv
Читайте нас