+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Октября 2020, 06:42

Битлек кимәсәң, 1000-300 000 сум штраф!

Башкортстанда битлек режимын бозган өчен штраф салына башлаячак. Аның күләме бер миллион сумга да җитүе ихтимал.

Башкортстанда битлек режимын бозган өчен штраф салына башлаячак. Аның күләме бер миллион сумга да җитүе ихтимал.

Бу хакта, төбәк Башлыгы матбугат хезмәтенә таянып, UFA1.RU порталы хәбәр итә. Аның мәгълүматларына караганда, гражданнарны Административ хокук бозулар турында Башкортстан Республикасы кодексының «Гадәттән тыш хәл, яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» турындагы 20.6.1 мәддәсе буенча штрафка тарттырачаклар.

Штраф суммасы - гражданнар өчен 1 меңнән 30 мең сумга кадәр; вазыйфалы затлар өчен — 10нан 50 мең сумга кадәр; юридик оешма оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы берәмлекләргә — 30дан 50 мең сумга кадәр; юридик берәмлекләргә — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр.

Кеше сәламәтлегенә зыян китергән гамәл яисә моны булдырмау максатында гамәл кылмаган өчен штраф суммасы гражданнар өчен 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; вазыйфалы затлар өчен — 300 меңнән 500 мең сумга кадәр яисә бер елдан өч елга кадәр дисквалификация; юридик оешма оештырмыйча гына эшкуарлык эшчәнлеген башкаручы кешеләр өчен — 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр яисә туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору; юридик берәмлекләр өчен - 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр, яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне административ туктатып тору каралган.



Фото: Тимур Шәрипкулов


Читайте нас