+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 Октября 2020, 18:05

Рәмзил Күчәрбаев - төзелеш һәм архитектура министры

Махсус указга Радий Хәбиров кул куйды.

Махсус указга Радий Хәбиров кул куйды.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасының төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы итеп Рәмзил Күчәрбаевны билгеләү турында указга кул куйды. Марат Әхмәдуллин Башкортстан Республикасының Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасыннан үз теләге белән китте.
Күчәрбаев Рәмзил Наил улы 1977 елның 9 маенда Туймазы районының Гафур авылында туган. Октябрьскийдагы коммуналь-төзелеш техникумын, Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда «Авыл төзүчесе» кече предприятиесендә ташчы булып башлаган.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас