+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 октябрь 2020, 10:05

“Гадәттән тыш эш режимына күчәбез”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы чараларны катгыйлату бурычын куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралуга каршы чараларны катгыйлату бурычын куйды.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров 13 октябрьдә үткән оператив киңәшмәдә Хөкүмәт составындагы үзгә­решләр хакында җит­керде. Атап әйткән­дә, хәзер Хөкү-мәт Премьер-министры урын­басарлары тугызга кала – вице-премьер Фәнүр Ягафәров Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә эшкә кайтачак. Башкортстанда өч дәүләт комитеты министрлыкларга үзгәртелде. Аерым алганда, Төзелеш һәм архитектура, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыклары барлыкка килде. Моннан тыш, Үсеш корпорациясе һәм Стратегик эш­ләнмәләр үзәге җитәкчеләре Хөкүмәт составына кертелде.
Башкортстанда мәктәп укучылары­ның каникулларын озайту турында карар кабул ителде. Төбәк җитәкчесе бил­геләп үткәнчә, мәктәп укучылары өчен яллар инде 17 октябрьдә үк башланырга һәм 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәргә тиеш. Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, 13 ок­тябрьгә төбәктә 983 укучы ОРВИ белән авырган, мәктәп яшендәге тагын 200гә якын балада һәм 150дән артык педагогта covid-19 расланган.
Башкортстанда коронавирус таралуга бәйле оператив мәгълүматны сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җиткерде. “Үлем дәрәҗәсе элеккечә 0,5 процент кала, авырулар саны 100 мең ке­ше­гә 230 тәшкил итә. Күрше төбәкләрдән аермалы була­рак, хәл тотрыклы, әмма үсеш бар һәм дә­вам итә”, — дип билгеләде сәламәтлек саклау министры.
— “60-65+” категориясенә карата чараларны көчәйтүне, аларга үзизоля­цияләүне тәкъ­дим итәбез”, — диде Максим Забелин.
1 декабрьгә кадәр республикада зур чаралар үткәрелмәячәк. Бу хакта Радий Хәби­ров белдерде. “Барлык чараларны да диярлек 1 декабрьгә кадәр туктатырга, яки аз кеше катнашлыгында үткәрергә кирәк”, — диде ул. Мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Наталья Лапшина, театр-концерт залларында урыннар яртылаш тула, тамашачылар шахмат тәрти­бен­дә утыра, залга бит­лекләрдә генә керә, дип белдерде. Китапханәләргә һәм музейларга бер үк вакытта 50дән артык кеше кертелми, театр һәм концерт оешмалары каршында күчмә чаралар һәм гастрольләр өлешчә туктатылган. Авыручыларга көн саен мониторинг алып барыла.
Мәдәният министрлыгы залларның тулылыгын 30 процентка кадәр киме-тергә, барлык төр түгәрәк эшләрен, урам чараларын ике тапкыр кыскартырга һәм онлайн эш режимын максималь рәвештә файдаланырга, иң мөһим һәм кирәкле чараларны гына үткәрергә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров эш бирүче­ләргә үз хезмәт­кәрләрен чит­тән торып эшләү форматына күчерү зарурлыгын белдерде.
“Мин барлык оешма һәм предприятие җитәкчеләренә кеше­ләрне мөмкин бул­ганча дистанцион эшкә күчерергә киңәш итәр идем. Әйдәгез, нинди дә булса тәкъдим итү нормасын да кабул итик”, — диде ул.
Узган ялларда, 11 ок­тябрьдә, Уфада Республика көне уңаеннан киңкүләм күңел ачу чаралары узды. Сәхнә йолдызлары үзләренең бушлай концертларында меңләгән кешене җыйды. Республика Башлыгы оператив ки­ңәшмәдә шундый катлаулы вакытта ни өчен моңа баруын аңлатты.
— Дөресен генә әйткәндә, без Республика көненә әзерләнгән вакытта хезмәттәш­лә­рем арасында миңа бу чараны үткәрмәскә тәкъдим итүчеләр дә булды. Әмма минем өчен бу хәрби парадны үткәрмәү кебек. Безнең беркайчан да җыелмыйча, ветераннарыбызны хөрмәтләмичә калганыбыз юк, — диде Радий Хәбиров. — Монда да шулай.
Ул: “Мәдәният министрлыгына бәйрәмдә битлек режимын оештыру йөкләнде, әмма битлекне беркем дә кимәде”, — дип билгеләп үтте.
Киңәшмә ахырында Радий Хәбиров Хөкүмәт әгъзаларын куркыныч авыруга каршы җитди көрәшкә чакырды. Республика җитәкчесе, дуслары һәм туганнары инфекция бе­лән авырды, дип белдерде.
— Коллегалар, мин бу вакыт эчендә бик күп нәрсә күрдем. Бик якын иптәшләрем, туганнарым авырды. Бик, бик авыр чир. Ярый әле бу ке­шеләр исән калды. Әмма без бит авыруның нинди нә­ти­җәләргә китерәчәген белмибез, — диде Башкортстан Башлыгы. — Мин сезгә гади халыкка кебек мөрә-җәгать итмим: сезнең иңнәрдә зур йөкләмәләр дә, республикада яшәүче миллионнарча кеше өчен җаваплылык та ята. Хөкүмәт эше гадәттән тыш хәл-шартларында яшәвебезне истә тотып оештырылырга тиеш. Бездә формаль яктан югары әзер­лек режимы бар, тик асылда бу — гадәттән тыш хәл режимы. Хөкүмәт эшен шуңа юнәлтегез дә.
Беренче акцент: бу нәкъ менә коронавирус инфекциясенә каршы көрәш. Әгәр кеше­ләр авырса, үлсә, безнең барлык инвес­тицияләр, ихаталар нигә кирәк? Шуңа күрә, коллегалар, бу режимга аңлау белән күчәбез. Мин моңа тыныч карыйм, ләкин бу көрәш юлы кыс­ка да, җиңел дә булмас кебек. Миңа әйтүе кыен, фаразламыйбыз да, ләкин озын юлга әзерләнегез!
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас