16 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 112нче башкорт (16нчы гвардия) кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачак Совет мәйданын реконструкцияләү барышын тикшерде.
Исегезгә төшерәбез: октябрь башында Радий Хәбиров республиканың милли герое һәйкәлен булдыру буенча иң яхшы проектка ачык конкурс үткәрү турындагы указга кул куйды. Төзүчеләр мәйданда монумент пропорцияләрен билгеләү һәм конкурста катнашучыларга техник бирем төзү өчен макет конструкциясе урнаштырды.
Республика җитәкчесе,й булачак һәйкәлнең күләмен хуплап, мәйданчыкны карады.
Территорияне төзекләндерү эшләре кысаларында подрядчылар гранит таш (брусчатка) җәюне башкарган һәм музыкаль фонтан өчен инженерлык коммуникацияләрен монтажлаган. Бүген аны эшләтеп карадылар.
Шулай ук реконструкция барышында Совет һәм Пушкин урамнары янындагы участоклар да ремонтланачак. Биредә тротуарларны төзекләндерергә, видеокүзәтү камералары һәм яктырту системалары урнаштырырга планлаштыралар. Билгеләп үтик, төзүчеләр республика җитештерүчеләренең продукциясен, шул исәптән Учалы гранитын да куллана. Шулай ук рулон газоннарын җәю һәм эре үсентеләр утырту күздә тотыла.
Совет мәйданын реконструкцияләү эшләрен 2020 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Фото: главарб.ру