Cтәрлетамак күркәмләнә, матурлана, бизәлә.
Стәрлетамакта «УрбанФест» шәһәр сәнгате фестивале кысаларында «Supernova» арт-илчелеге дүрт йортның фасадын бизәгән. «Supernova» арт-илчелеге - Русиядә һәм чит илләрдә үз проектлары белән танылган иҗат берләшмәсе. Аерым алганда, алар Казан шәһәрен 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына (күз кысучы Криштиану Роналду сурәтен) бизәделәр. Быел яз иҗади берләшмә Нефтекама шәһәрендә «Меморандум» арт-фестивален үткәрде. Фестиваль һәм эш темасы Җиңү көнен яшь буын аңында яңартуга багышланган иде. Августта рәссамнар Щербаков урамындагы беренче йортны бизәгән. Йортның фасадында тал ботагы сурәтләнгән. Ул быел төзекләндерелгән Стәрле елгасы яр буен хәтерләтә.
Ырынбур трактындагы 18б санлы йортның фасады, Ходайбирдин урамындагы 42 һәм 44нче йортлар да үзгәрде. Монда бер идея берьюлы ике фасадта гәүдәләндерелгән. Рәссамнар, шәһәр хакимиятенең теләкләрен, уртак фикерне һәм үз стилен исәпкә алып, Бөек Ватан сугышы темасын чагылдырган.
Ике картина да бер тематикага багышлана - "Өйгә кайту" һәм 170нче укчы дивизия тарихы белән бәйле. Бу дивизия составында сугышканда һәлак булган якташ солдатларның калдыкларын әлегә кадәр сугыш кырларында табалар.
Фото:sterlitamak.bashkortostan.ru