Башкортстан аграрийлары быел 4 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Бу узган елгы күрсәткечтән 25 процентка артыграк. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә бүген төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
– Без авыл халкын бу мөһим вакыйга белән котлыйбыз, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы. – Соңгы ун елда без бары тик икенче тапкыр гына 4 миллион тонна чиген узып китә алдык. Мондый уңыш республика ярдәме белән генә мөмкин булды.
Фото: glavarb.ru