+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2020, 10:40

ОСАГО полисларын сатып алу кагыйдәләре үзгәртелде

19 октябрьдән башлап Русия автомобиль хуҗалары ОСАГО полисларын финанс платформалары ярдәмендә сатып алу мөмкинлегенә ия булды. Кагыйдәләр «Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында»гы Законга төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң үзгәрде.

Мәйданчык аша исәпләнгән полисның бәясе страховка компаниясенең рәсми сайтындагыга туры килергә тиеш.

Ил Президенты Владимир Путин банк, идарәче һәм страховка компанияләре хезмәтләрен чагыштыру һәм сайларга мөмкинлек бирүче финанс маркетплейслары турындагы законга июль аенда кул куйды.

Сентябрьдә, шулай ук, Русия банкы күрсәтмәсе үз көченә керде, ул страховкалаучылар өчен клиентларга аерым тариф тәкъдим итү мөмкинлеген киңәйтә.

Элегрәк, 1 октябрьдән, ОСАГО буенча страховка кагыйдәләре кире кайтарылган иде. Техник күзәтү узу турындагы картаның гамәлдә булу вакыты чыккан юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешедән страховка компаниясе барысын да үз хисабына компенсацияләүне таләп итә ала. Яңа полисны сатып алу өчен гамәлдәге диагностик картага ия булырга кирәк. Документны чикләүләр вакытында карта күрсәтмичә генә сатып алган кеше аны 31 октябрьгә кадәр страховкалаучыга күрсәтергә тиеш.

Бу хакта тулырак мәгълүматны lenta.ru сайтында алырга була.

Фото: lenta.ru

Читайте нас