+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2020, 19:55

Башкортстанда Шәһәр төзелеше советы барлыкка киләчәк

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген узган атналык оператив киңәшмәдә яңа структура булдыру турында хәбәр итте. Совет республиканың бөтен территориясендә бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген узган атналык оператив киңәшмәдә яңа структура булдыру турында хәбәр итте. Совет республиканың бөтен территориясендә бердәм шәһәр төзелеше сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә тиеш.

- Уфаның Шота Руставели урамында булган хәлләрне мин шәһәр төзелеше сәясәте проблемасы дип кабул итәм, - диде Радий Хәбиров. - Совет бу өлкәдә республика һәм муниципаль хакимиятләрнең гармонияле хезмәттәшлеген оештырырга тиеш. Республикада төзелешкә бер генә рөхсәт тә Шәһәр төзелеше советы хуплавыннан башка бирелмәячәк. Мондый тәҗрибә илнең кайбер эре төбәкләрендә бар инде. Төзүчеләргә борчылу өчен бернинди сәбәп тә юк. Киресенчә, Совет аларга ярдәм күрсәтәчәк.



Яңа Совет эшен оештыру белән Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Рәиф Абдрәхимов шөгыльләнәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Совет базарда тәртипле катнашучыларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Шул ук вакытта, яңа органны урап узу мөмкин булмасын өчен законнарны җентекләп эшләп бетерергә кирәк.



Моннан тыш, Радий Хәбиров Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге паркы янындагы территориядә һәм Агыйдел буенда торак йортлар төзү мәсьәләсен җентекләп анализларга кушты. Бу хәл Башкортстанның Шәһәр төзелеше советының беренче утырышында каралачак.



– Без барысын да үлчибез, һәр яклап тыңлыйбыз, проектның социаль өлеше, килү юллары, парковкалар, балалар бакчалары, мәктәпләр, төзекләндерү планлаштырылуы, халыкны борчырга мөмкин булган барлык нәрсәләрне дә ачыклаячакбыз, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы. – Без соңыннан кешеләр өчен тиешле шартлары булмаган биек йортлар белән бер үзебез калырга тиеш түгелбез. Республикада төзелеш темпларын без киметмибез, моны һич кенә дә эшләргә ярамый, бюрократик киртәләр дә булырга тиеш түгел. Шәһәр төзелеше советы Башкортстанның бөтен территориясендә төзелештәге вәзгыятьне яхшырту өчен эшләячәк.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас