Кичә Иглиндә булган коточкыч янгын башкала хакимияте янындагы бинадан да күренгән.
Кичә Иглин авылында өч катлы йорт янган. Бу хакта элегрәк район башлыгы Николай Самойленко хәбәр итте.
Уфадан Максим Никерин үзенең социаль челтәрендә шәһәр хакимияте яныннан төшергән фото куйган, анда еракларда куе төтен күренә. Башкала белән әлеге район үзәге арасы - 40 километр.
- Иглиндә Төзүчеләр урамы, 1в адресы буенча урнашкан йортта янгын сүндерү буенча эшләр бара, - дип язган инде район хакимияте башлыгы Николай Самойленко. - Йорт төзелеп бетмәгән иде, анда яши башлаучылар теркәлмәгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерү дәвам итә.
Бу йорт төзелешенә никадәр акча салып, озак еллар фатирларын көтеп ала алмаучылар турында "зыян күрүчеләр юк" дип әйтсәң дә инде...
Фото: Максим Никерин / instagram.com