Кечкенә машина олы автомобильнең юлын кискән. 66 яшьлек водитель ханым кая ашыккан?
Кичә Мәчетле районында үлемечле юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХХДИ хәбәр иткәнчә, Кропачево - Мәсәгуть - Әчит юлының 132нче чакрымында җиңел «Дэу Матиз» автомобиле һәм «Вольво» йөк машинасы бәрелешкәннәр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, "Дэу" руле артында 66 яшьлек ханым булган, ул борылышта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, зур йөк машинасына өстенлек бирмәгән.
68 яшьлек пассажир ханымны дәваханәгә алып килгәннәр, әмма аның гомерен саклап кала алмаганнар. Йөк машинасы шоферы да дәваханәдә.
ЮХХДИдә бу очрак буенча тикшерү башланган.
Фото:ГИБДД