“Шәфкатьлелек шаһиты” хәйрия фонды башлангычы белән Куергазы районында волонтерлык хәрәкәте эше тергезелде.
Волонтерлар пенсионерларга, инвалидларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә азык-төлек һәм дарулар тарата. Җәмәгать оешмалары, авыл хакимиятләре, район хакимияте белән берлектә "кайнар элемтә" һәм колл-үзәк эше дә тергезелде. Халык белән онлайн-бәйләнеш ныгытыла, мохтаҗларга, күпбалалы гаиләләргә һәм инвалидларга аерым игътибар бүленә.
Фондның Попечительләр советы рәисе Лилия Михайлова әйтүенчә, хәлләр язгы карантин вакытыннан аерыла. Куелган бурычларны аңлап эш итәргә өйрәнелгән.
Волонтерларның берсе Рамазан Фәйзуллин яз көне “Без бергә” акциясе кысаларында мохтаҗларга күрсәтелгән эш тәҗрибәсенең фәһемле булуын билгели.
Куергазы районы пенсионеры Любовь Санина волонтерларны Бөек Ватан сугышында фронтка китүчеләр белән тиңли. Аның фикеренчә, миһербанлылык һәм кайгыртучанлык безнең халыкның канына салынган.