+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 октябрь 2020, 13:25

Радий Хәбиров югары әзерлек режимына үзгәрешләр кертте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Документның яңа редакциясенә ярашлы, республикада 50дән артык кеше яисә чит дәүләтләрдән вәкилләр катнашкан барлык планлаштырылган чараларны оештырмаска яисә соңрак вакытка күчерергә. Сайлаулар һәм референдумнар турындагы законнарда яисә яңа коронвирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча төбәкнең оператив штаб карары белән каралган очраклар искәрмә булып тора.
65 яшьтән өлкәннәр, йөкле хатын-кызлар, хроник авырулары булганнар үзизоляция режимында булырга тиеш. Аларга туклану продуктлары, дарулар алырга, элемтә салоннарына, бакчаларга һәм зиратларга барырга рөхсәт ителә.
Башкортстанга чит дәүләтләрдән килүчеләр ПЦР ысулы белән лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре әзер булганчы үзизоляциядә булырга тиеш.
Мотлак үзизоляция режимы 15 ноябрьгә кадәр социаль учреждениедәгеләргә дә кагыла.
Мәктәп каникуллары 19 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кинотеатрлар, театраль-концерт оешмалары, мәдәният йортларының тамаша заллары 30 процент тулы булган шартларда гына эшләячәк.
Русия Спорт министрлыгының Бердәм календарь планына кертелгән Бөтенрусия, төбәкара, халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне төгәл үтәгән очракта һәм тамашачыларсыз гына үткәреләчәк.
Җитәкчеләр 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне, йөкле хатын-кызларны, хроник авырулары булганнарны дистанцион режимга күчерергә, бер яисә берничә хезмәткәргә территориягә кергәндә термометрия үткәрү, битлек режимын тикшерү һәм башка профилактик чараларны үтәү буенча чаралар үткәрүне йөкләтү мөмкинлеге булдырырга тиеш. Ковидка каршы инспектор эшчәнлеге хакындагы материаллар белән танышырга, ә җитәкче аның гамәлләренең регламентын эшләргә, хезмәткәрне башка хезмәт бурычларыннан азат итәргә, шәхси саклану чаралары, аерылып торучы повязка яисә махсус кием бирергә, хезмәт хакына өстәмә түләү булдырырга бурычлы.
Предприятиеләрдә һәм оешмаларда коронавирус инфекциясен кисәтү буенча "Роспотребнадзор" таләпләре бер тайпылышсыз үтәлергә, корпоратив чаралар, хезмәткәрләрнең киңкүләм чараларда катнашуы чикләнергә тиеш.
“Башавтотранс” предприятиесе һәм башка шәхси автобус хуҗаларының пассажирларның социаль дистанция саклау мөмкинлеген булдыруы мотлак.
Гомум туклану оешмалары 23 сәгатькә кадәр эшләячәк, корпоратив чаралар, туйлар, юбилейлар үткәрү, биюләр оештыру тыела.
Эш буенча киңәшмәләр, коллегия утырышлары һәм башка шундый чаралар, Башкортстан Башлыгы, Премьер-министры, Дәүләт җыелышы-Корылтай үткәргән чаралардан тыш, видеоконференция режимында үтәргә тиеш.
Башкортстан Хөкүмәте Стәрлетамактагы яңа йогышлы авырулар дәваханәсен 15 декабрьгә кадәр төзүне һәм файдалануга тапшыруны тәэмин итәргә тиеш.
Указга ярашлы, һәркем, үзе яшәгән өйдән тыш, башка урыннарда битлектә йөрергә тиеш. Кибетләрдә, банкларда, МФЦларда перчаткалар да куллану һәм социаль дистанция саклау мотлак. Русия Федерациясе чикләренә, ковид буенча имин булмаган башка төбәкләргә барудан, кеше күп катнашкан чараларда катнашудан тыелырга киңәш ителә.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас