+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2020, 19:10

Сәламәтлек поездлары сезгә килеп җиттеме?

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе барышында күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Куватов исемендәге Республика клиник һәм Республика кардиология дәваханәләренең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

"Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе барышында күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Куватов исемендәге Республика клиник һәм Республика кардиология дәваханәләренең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

Агымдагы датага акция башланганнан бирле 25526 кеше каралды,14993 тикшеренү үткәрелде, шул исәптән 10724 флюорография, 4269 маммография. Акцияне үткәрү вакытында 1703 гражданда - канда глюкозаның, 1665 кешедә холестеринның югары дәрәҗәсе, 1935 кешенең артык гәүдә авырлыгы ачыкланган. Яман шеш барлыкка килүгә - 81 очракта, шикәр чиренә - 108, туберкулезга 33 очракта шик туган.



Социаль яктан әһәмиятле авыруларга шикле барлык гражданнар контрольгә алынды.



Сәламәтлек бригадалары үз эшләрен алты зонада график буенча дәвам итә:

Уфа маршруты - 19-23 октябрьдә Благовар районында;

Дуван маршруты - 30 октябрьгә кадәр Дуван районында;

Нефтекама маршруты – 19 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр Калтасы районында;

Октябрьский маршруты – 19-23 октябрьдә Әлшәй районында;

Стәрлетамак маршруты - 19-23 октябрьдә Күгәрчен районында.

Белорет маршруты үз эшен тәмамлады.



Урыннарда киңкүләм мәгълүмат чараларында акция үткәрү турында халыкка алдан мәгълүмат җиткерелә. Табибка язылырга кирәкми, кабул итү "тере чират" тәртибендә алып барыла.



«Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.



Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.



Фото: health.bashkortostan.ru


Читайте нас