13 метр озынлыктагы бакыр торбаны караклар алып киткәч, 150 кешегә ярдәм итә торган үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратлары сафтан чыккан.
Чита шәһәренең бер дәваханәсендә коронавирус белән авыручы кешеләргә кислород бирә торган бакыр торбаның 13 метрын кисеп алып киткәннәр. Бу хакта Байкал аръягы өлкәсе хакимиятенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«19 октябрьдә Читаның 1нче шәһәр дәваханәсендә гадәттән тыш хәл була. Биредә коронавирус авыруыннан дәваланучы пациентлар ята. 19.30 сәгатьтә ИВЛ аппаратлары тавыш бирә башлый. Алар кислород бирә торган системада басымның кинәт төшүе турында хәбәр итә. Моның сәбәбен эзли торгач, кислород чыгып торуы ачыклана: 13 метр озынлыкта бакыр торбаны урлап алып киткәннәр. Бу торба ярдәмендә 200 урынлы корпуска кислород бирәләр, шул кешеләрнең 150се ИВЛга тоташтырылган», диелә бу хәбәрдә.
Бертуктаусыз кислород сулау таләп ителгән биш кешене башка корпустагы реанимация бүлегенә күчергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Хәзерге вакытта инженерлар системаны төзәткән. Кислород таләп ителгән барлык пациентлар да тулысынча дәвалана. Биредә хокук саклаучылар эшли.