+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 октябрь 2020, 16:25

Битлекләргә кытлык булмасын

Вируска каршы бергәләп көрәшик!

Вируска каршы бергәләп көрәшик!
Уфа хакимиятендәге оператив киңәшмәдә кушылган йөкләмәне үтәү йөзеннән җәмәгать транспорты тукталышлары янында урнашкан сәүдә объектларында шәхси саклану чаралары - битлекләр һәм перчаткалар сату оештырылды. Хәзерге вакытта сатуларны 100 тирәсе павильон һәм киоск алып бара.
- Пандемия белән көрәш - уртак бурыч. Һәм шәһәр халкының сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырту төрле гамәлләрдә чагылырга мөмкин, шул исәптән битлекләр сатып алу уңайлылыгында. Шәһәребез эшкуарларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм, уфалылар файдасына алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәм, - дип билгеләде Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Николай Фадеев.
Фото:ufacity.info
Читайте нас