+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
23 октябрь 2020, 18:15

Битлексез йөрүчеләргә салынган штрафның күләме күпме?

Бүген Уфа урамында рейд үтте.

Бүген Уфа урамында рейд үтте.
20 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документның яңа редакциясе нигезендә җәмәгать транспортының барлык пассажирлары шәхси саклану чараларын кулланырга һәм социаль дистанцияне сакларга тиеш.
Бүген, 23 октябрьдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Роспотребнадзор, ЮХХДИ һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе хезмәткәрләре пассажирларның транспортта битлек режимын ничек үтәүләрен тикшерделәр. Рейд Октябрь проспектында узды. Автобуслар, троллейбуслар маршрутлары тикшерелде. Аның барышында пассажирларга һәм кондукторларга да, машина йөртүчеләргә дә игътибар иткәннәр. Битлек режимын үтәүче җаваплы пассажирлар күпчелек. Таләпләрне теләмичә генә үтәүчеләр дә бар. Алар белән аңлату эшләре алып барыла. Канун таләпләрен тулысынча үтәмәгән хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелде, алар судка тапшырылачак. Битлек режимын бозучыларга, машина йөртүче яисә пассажир булсынмы ул, штрафлар яный: беренче тапкыр кагыйдәне бозган өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, кабат бозган өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр; вазыйфалы кешеләргә беренче тапкыр хокук бозган өчен - 5 меңнән 15 мең сумга кадәр, кабат бозган өчен - 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас