Русия Дәүләт думасы дистанцион форматта эшли алмый, шунлыктан депутатларның коронавирус инфекциясе йоктыру ихтималы зур.
Хәзерге вакытта стационарларда 38 парламентарий дәвалана, берсе вафат булган. Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин Президент Владимир Путин белән очрашуда шундый статистика китерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген 38 депутат - дәваханәдә, берсе – реанимациядә. Пандемия нәтиҗәсендә бер депутатның вафат булуы турында инде беләсез», - диде Володин. Аның сүзләренчә, пандемиядән, авырып савыкканнарын да кертеп, барлыгы 91 парламентарий зыян күргән.
Володин билгеләп үткәнчә, парламентның түбән палатасы барыбер актив эшләвен дәвам итә. Депутатлар карамагында 1,3 меңнән артык закон проекты бар, шуларның 20се тикшерелә. Беренче чиратта яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш белән бәйле закон проектлары каралачак.
Фото: "Кремлин.ру"