+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 октябрь 2020, 09:25

"Бу афәтне туктатыгыз!"

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең артуы турында хәбәр итте.

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев җәяүлеләрнең үлеме белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең артуы турында хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның тугыз аенда шундый аварияләрнең үсеше 22 процент тәшкил итә. Мондый статистикадан республика Башлыгы Радий Хәбиров канәгать түгел.



"2019 елда без юл-транспорт һәлакәтләрендә югалтулар буенча бик яхшы эшләдек: безнең динамика Идел буе федераль округында иң яхшыларның берсе иде. Ә хәзер ул көннән-көн начарлана. Бу нинди хәл? - дип гаҗәпләнү белдерде төбәк җитәкчесе. – Без бу юл-транспорт һәлакәтләренең кайда, нинди хәл-шартларда килеп чыгуын беләбез. Моның белән шөгыльләнергә кирәк. Без камералар урнаштырдык, беркайчан да куелмаган урыннарда юл билгеләрен куя башладык, тик алга китеш юк».



Радий Хәбиров транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына юлларда фаҗигаләрне туктатырга кушты.



«Мин сезнең министр буларак эшегез канәгатьләнерлек түгел дип бәялим. Димәк, эшләп бетермисез. Барлык кешеләрегезне дә күтәрегез, барыгыз, таяк тотып басыгыз. Бу афәтне туктатыгыз! Мин шәхсән бу мәсьәлә белән шөгыльләнәм. Узган елда хәлләр яхшырак иде. Ә быел нәрсә булды? Әллә сезгә коронавирус шулай тәэсир итәме? Без техник мөмкинлекләрне арттыру буенча күбрәк эш башкардык, бездә камералар, мөгаен, Идел буе федераль округында иң күбедер. Мин сезнең министрлыкның бу өлкәдә эшен канәгатьләнерлек түгел, дип бәялим", - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас