+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 октябрь 2020, 09:05

Төп бурыч - инфекциягә каршы көрәш!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә республиканың кайбер кешеләрен тулысынча үзизоляциягә җибәрергә ниятләве турында белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Хөкүмәт киңәшмәсендә республиканың кайбер кешеләрен тулысынча үзизоляциягә җибәрергә ниятләве турында белдерде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, болар - өлкән яшьтәге, шулай ук авыр чирләре булган кешеләр.



"Без үлем очракларын анализладык һәм тагын шундый нәтиҗәгә киләбез: өлкән яшьтәге кешеләргә һәм хроник авыруларга нык кыенга туры килә. Мин сездән тәкъдимнәр көтәм, безгә моның белән нишләргә, бездә авырулар исемлеге бар, аларны контрольдә тотып, тулы изоляциягә җибәрергә мөмкинбез", - дип белдерде төбәк җитәкчесе.



Радий Хәбиров сүзләренчә, бүген чиновниклар өчен беренчел бурыч - инфекциягә каршы көрәш.

.

"Мин узган дүшәмбедән Хөкүмәтнең төп бурычы инфекциягә каршы көрәш дип саныйм. Әмма шул ук вакытта, коллегалар, сез барыгыз да аңлыйсыз, башка бурычлар да безнең өстән төшми. Без эшләргә тиеш төп бурыч - бу күп халык катнашлыгындагы барлык ачык чараларны кискен кыскарту", - диде ул.



Фото: gorobzor.ru
Читайте нас