Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси характердагы мәсьәләләр буенча округ киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция форматында аны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар Идел буе федераль округы төбәкләренең сәламәтлек саклау системаларының авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүгә әзерлеген тикшерде һәм актуальләштерде. Игорь Комаров сүзләренә караганда, бүген беренче чираттагы бурычлар исәбендә Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәтмәләрен төгәл үтәү.
Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, ирекле койкалар фонды өлешен арттырырга, госпитальләштерү структурасын оптимальләштерергә, авыруларны үз вакытында маршрутлаштырырга, шулай ук, планлы медицина ярдәмен алу мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк. Кирәкле дару препаратларын сатып алу мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Игорь Комаров, шулай ук, үз вакытында COVID-19га тест үткәрергә һәм лаборатория диагностикасы күләмен арттырырга кирәклеген әйтте.
Башкортстанда авыруларны дәвалау өчен 4,5 мең койка әзерләнде. Элегрәк үткәрелгән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә йогышлы авырулар стационары оештырырга һәм Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендә резерв койка фонды булдырырга кушкан иде. Моннан тыш, декабрьдә сәламәтлек саклау системасы яңа инфекцион үзәктә өстәмә 300 урын алачак, ул Стәрлетамакта төзелә. Чарада, болардан тыш, тагын берничә мәсьәлә тикшерелде.