Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе территориясендә коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләре буенча оператив штаб утырышында катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова үткәрде.
Утырышта коронавирус белән бәйле агымдагы вәзгыять, сәламәтлек саклау системасының COVID-19 һәм башка сезонлы авырулар артуына әзерлеге, чит дәүләтләр белән даими авиаэлемтәне тергезү һәм башка темалар каралды. Искәртеп үтәбез: Башкортстанда эпидемиологик вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, коронавирус таралуга каршы тору буенча берничә яңа карар кабул ителде. Шулай итеп, үз-үзен изоляцияләү режимы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, авырлы хатын-кызларга һәм хроник авырулары булган кешеләргә карата саклана. Башкортстан предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә хезмәткәрләр арасыннан антиковид инспекторлары эшли башлады. Алар барлык профилактик таләпләрне үтәүне контрольдә тота. Җәмәгать транспорты хәрәкәте эш графигын социаль дистанцияне сакларга мөмкин булырлык итеп оптимальләштерелде. Кинотеатрлар, мәдәният йортлары, театрлар заллар тулуы 30 проценттан артмаган очракта гына эшли ала. Җәмәгать туклануы оешмалары 23:00дән 6:00 сәгатькә кадәр эшләми. Республикада мәктәп каникуллары бер атнага иртәрәк — 19 октябрьдә башланды. Штаб утырышында болар турында да сүз булды.